Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы Яшьләр көненә NILETTO килә

Шәһәрдә уздырылачак Яшьләр көненә ТНТ телеканалының «Песни» проекты катнашучысы, «Любимка», «Если тебе будет грустно» җырлары, Клава Кока белән дуэтта «Краш» җырларын башкаручы NILETTO чакырулы.

Бу турыда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте. 
Яшьләр көне 26 июнь көнне Хәсән Туфан проспектыннан башлап Чулман проспектындагы олы мәйдан территориясенә кадәр булган җирдә уздырылачак. Сәгать 16.00дә монда интерактив мәйданчыклар эшли башлыячак, алар арасында автотавыш фестивале, байкерлар күргәзмәсе, картингистлар, k-pop-мәйданчык, «КАМАЗ» күргәзмәсе, Чаллы һәм Казан кунаклары катнашындагы музыкаль open air, эшләүче яшьләр мәйданчыгы, граффити фестивале, рок-фестиваль (Чаллы, Казан, Алабуга, Ижау, Воткинск, Түбән Новгород шәһәрләре төркемнәре) бар. 
Шәһәрнең үзәк мәйданында исә Чаллының төрле коллективлары катнашында бәйрәм концерты булыр дип көтелә. Бәйрәмнең тантаналы ачылышыннан соң монда Яшьләр көне кубогына Cosmo-dance яшьләр фестивале уздырылачак. Кич белән пиротехника ярдәмендә рок-флешмоб оештырылачак. Соңыннан мәйданда кешенең космоска очуына 60 ел тулу хөрмәтенә «Без беренче» дип исемләнгән утлы шоу-программа үтәчәк.
Бәйрәм концертында NILETTOдан тыш, Energy радиосы алып баручысы Богдан Кантемиров та булачак. Яшьләр рәхәтләнеп популяр ди-джей музыкасы астында дискотекада бии алачак. Кичке сәгать 22.00дә бәйрәм салюты булачак. 

Фото: Яндекс.Дзен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм