Чаллыдан диңгезгә ял итәргә киткән гаилә коточкыч авариягә очраган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан диңгезгә ял итәргә киткән гаилә коточкыч авариягә очраган

Фаҗига Түбән Кама - Чистай юлында, Ширәмәт авылы янында килеп чыга.

Бүген Чаллыдан диңгезгә ял итәргә дип, «Лада» машинасында юлга кузгалган гаилә, коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Фаҗига Түбән Кама - Чистай юлында, Ширәмәт авылы янында килеп чыга. Шаһитлар сүзләренчә, безнең ил машинасы Mitsubishi белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, «Лада»дагы 3 яшьлек бер баланың гомере өзелә, дүрт кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәһәтләре ала. Имгәнүчеләрнең тагын берсе 7 яшьлек бала булуы билгеле.

Хәзер әлеге юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана. Урынга Түбән Кама прокуроры килүе дә хәбәр ителә. 

ТР прокуратурасы фотолары
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига балалар

Нет комментариев