Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга 3 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән

Шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. 17 октябрьдә ярминкәләргә Татарстан Республикасының 15 районыннан 51 млн. сумлык 3 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Китерелгән продукциянең ассортименты шактый киңәйде, авыл хуҗалыгының сыйфатлы һәм яңа продуктлары: сөт, каймак, эремчек, май, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, бал һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин иде. Ит, сыер, дуңгыз, сарык, кош-корт (каз, үрдәк, тавыклар, күркә), кәбестә, суган, кишер һ. б. продуктлар сатучыларда да күп булды. Моннан тыш, «Төзүче» стадионының ярминкә мәйданында Тукай муниципаль районы мәдәният учреждениеләре тарафыннан концерт программасы оештырылган иде.

Киләсе ярминкәләр 24 октябрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә ярмарка сельхозпродукция чаллы