Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга беренче тапкыр Гагарин Кубогын алып киләчәкләр

Бердәнбер биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Данис Зарипов чаллылыларга КХЛның иң төп хоккей трофеен тәкъдим итәчәк.

Яр Чаллыга Татарстанның даны булган әлеге Кубокны беренче мәртәбә алып киләләр. Бу турыда матбугат конференциясендә физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов хәбәр итте. Дүшәмбе, 2 июльдә, Боз сараенда әлеге вакыйга уңаеннан берничә чара планлаштырылган.  
15:00 сәгатьтән урамда Боз сарае каршындагы территориядә интерактив мәйданнар эшли башлый. Моннан тыш, шәһәрдәшләргә "КАМАЗ-мастер" командасының хәрби машинасы белән фотога төшү, хоккей капкасына алка кертү мөмкинлеге булачак. Спорт сарае эчендә 17:00 сәгатькә кадәр Гагарин Кубогы белән фотога төшеп, Данис Зариповтан автограф алып булачак.
18:00 сәгатьтә Данис Зарипов җитәкчелегендә ТОСЭР резидентлары һәм “Чаллы” хоккей клубы ветераннары командасының иптәшләрчә матчы була. Уен алдыннан җанатарлар өчен лазерлы шоу тәкъдим ителә. Шулай ук тамашачылар каршында яшь хоккейчылар һәм фигуралы шуучылар чыгыш ясаячак. Уен 15 шәр минутлык өч периодтан торачак, матчка керү бушлай.  

Билетлар Боз сарае кассаларында иртәгә, 29 июльдә көннең икенче яртысыннан бушлай бирелә. Периодлар арасындагы тәнәфесләрдә «ЗаряД» кәшәкә заводыннан призлар уйнатылачак. 

 

http://nabchelny.ru/news/32594

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев