Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Мәскәүнең иске автобуслары кайтачак

Сүз элек башкала маршрутларына хезмәт күрсәткән б/у техникасы турында бара.

Чаллы хакимияте Мәскәү хөкүмәте белән Автошәһәргә зур автобуслар китерү турында сөйләшүләр алып бара. Сүз элек башкала маршрутларына хезмәт күрсәткән  иске техникасы турында бара.

Элегрәк шундый ук схема буенча шәһәр Мәскәү трамвайларын алган иде. Бу «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Россия башкаласы Мэры Сергей Собянинның 10 вагонны бушлай тапшыру турындагы килешүе аркасында мөмкин булды. Октябрь ахырында Чаллыга алтысын китергәннәр инде.

Зур автобуслар шәһәр маршрутларыннан 2020 елның февралендә юкка чыккан. 

Чыганак: Челны-биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев