Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар алдында популяр төркем Artik&Asti һәм Dj Саймон чыгыш ясады

Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кичке концерт белән дәвам итте.

Быел шәһәребез кунаклары һәм чаллылылар каршында мәйдан сәхнәсендә Artik & Asti төркеме чыгыш ясады. Моннан тыш, Energy радиостанциясенең «BLACK2WHITE» иртәнге шоу йолдызы Dj Саймон дискотекада барысын да биетте. Кунакларның чыгышы килгән халык өчен зур бүләк булды.Мәйданда буш урын калмады диярлек. Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итәргә 70 меңләп кеше килде. Чаллылылар Artik & Asti төркеменең популяр хитларына кушылып җырлады, таныш көйләргә биеп күңел ачты. Алардан соң сәхнәгә Dj Саймон чыкты һәм халыкны тагын да “кыздырып җибәрде”.  Бәйрәм традиция буенча салют белән тәмамланды.

 

http://nabchelny.ru/news/33499

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев