Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар «Игелекле Татарстан 2021» Республика премиясенең җиңүчеләре булдылар

Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Игелекле Татарстан» иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә республика премиясен тапшыру, шулай ук «Игелекле төбәк» һәм «Эфирда яхшылык» республика конкурсларына йомгак ясау тантанасы узды.

Премия Татарстан Республикасы территориясендә иреклелек (волонтерлык) эшчәнлеген гамәлгә ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен ирекле ярдәмчеләрне (волонтерларны) ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатында конкурс форматында уздырылды. Премиянең җиңүчеләре 18 номинация буенча билгеләнде.
«Гражданлык-патриотик эш өлкәсендә ел иреклесе (волонтеры)» номинациясендә «Орион» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече, Яр Чаллының «Җиңү волонтерлары» бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Тәхавиева җиңүче булды.
«Экология өлкәсендә ел иреклесе (волонтеры)» номинациясендә «Орион» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече, Яр Чаллының «Мусора.Больше.Нет» бүлекчәсе җитәкчесе Ксения Сыкрина җиңүче булды.
«Яшь ел иреклесе (волонтеры)» номинациясендә «Инициаторы твоего детства» оешмасы активисты Кристина Рубцова җиңүче булды.  
Премия лауреатлары: «Мәдәният өлкәсендә ел иреклесе (волонтеры)» номинациясендә «ProДети» балалар иҗтимагый оешмасы активисты Ирина Любченко, «Социаль эш өлкәсендә ел иреклесе (волонтеры)» номинациясендә Яр Чаллының «Молодежка ОНФ» бүлеге җитәкчесе Эльвина Лобанова, «Гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә ел иреклесе (волонтеры)» номинациясендә Яр Чаллының «Молодежка ОНФ» бүлеге активисты  Айдар Закиров, «Гражданлык-патриотик эшләр өлкәсендә ел иреклесе (волонтеры)» номинациясендә А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы Рәис Шәкүров, «Иреклелекне (волонтерлыкны) оештыручы» номинациясендә Яр Чаллы шәһәренең волонтерлык үзәге.
Чаллы шәһәренең волонтерлык үзәге («Орион» яшьләр үзәге) Татарстан Республикасы муниципаль районнары оешмаларына (учреждениеләренә) ярдәм итү буенча «Добрый край - Игелек җире» республика конкурсында җиңүче булды. Конкурс Татарстан Республикасы муниципаль районнарында иреклеләр (волонтерлар) җәмәгатьчелеген тотрыклы үстерү, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, шулай ук иреклелек (волонтерлык) эшчәнлегенә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыру максатларында гамәлгә ашырыла.
«ЭФИР | Набережные Челны» телеканалы корреспонденты Лилия Денисова «Эфирда яхшылык» массакүләм мәгълүмат чаралары арасында республика конкурсында «Иң яхшы телесюжет» номинациясендә җиңүче булды.

 

 http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар