Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар өмәгә чыкты

Төрле предприятиеләрдә эшләүче яшьләр картлар һәм инвалидлар интернаты янын тәртипкә китерделәр. Территорияне кипкән яфраклардан, чүп-чардан арындырдылар, агачларның кәүсәләрен агарттылар.

Шәһәрдә язгы санитар чистарту икеайлыгы дәвам итә. Шимбә көнне барлыгы 1665 кеше өмәгә чыкты. Төрле предприятиеләрдә эшләүче яшьләр картлар һәм инвалидлар интернаты янын тәртипкә китерделәр. Территорияне кипкән яфраклардан, чүп-чардан арындырдылар, агачларның кәүсәләрен агарттылар. 

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев  парк һәм скверларны тәртиптә тоту өчен җитәрлек акча бирелмәвен әйтте һәм моның өчен финанслар табарга тырышачакларын белдерде. 

– Парк һәм скверларга җәмәгать тәртибен саклау пунктлары куйдык, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырдык. Алар барысы да эшләргә тиеш. Җитешсезлекләр, кимчелекләрне бетерергә кирәк. Кыш безнең иҗтимагый киңлекләрне тәртиптә тота алуыбызны күрсәтте. Табеев, Тукай яр буе, Шишкин бульвары, ГЭС, Сидоровка парклары кыш буе якты, чиста булды, – диде ул.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы