Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар WorldSkills региональ чемпионатында медальләр яулады

5нче балалар техник иҗат үзәге укучылары WorldSkills региональ чемпионатында катнаштылар.

Ярышлар Татарстанның 19 шәһәр һәм районында 240 компетенция буенча узды, аларда 1 803 конкурсант һәм 1 448 эксперт катнашты.
22-26 ноябрьдә «Кванториум» балалар технопаркы «Лазер технологияләре» компетенциясендә иң көчле белгечләрне җыйды. Катнашучыларга механика, электроника, материал белеме, материалларның каршылыгы һәм компьютер технологияләре өлкәсендәге белемнәрен күрсәтергә кирәк иде. Бу компетенциядә көмеш медальне Михаил Дмитряков һәм Наил Әхмәтсәгыйров яулады. 
Шулай ук «Мехатроника» компетенциясендә Руслан Галиев һәм Арсений Богданов көмеш медаль алдылар.
«Электроника» компетенциясендә – Артур Васильев һәм Азат Юнысов, «Прототиплаштыру» компетенциясендә Дамир Гатин бронза медальгә ия булдылар.

 

http://nabche

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр