Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар йортларында 6 меңнән артык янгын турында хәбәр итү җайланмасы урнаштырылды

20 декабрьдән республикада махсус янгынга каршы режим кертелә. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсенең Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче янгын сүндерү-коткару отряды башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов Яңа ел чараларын уздырган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында сөйләде.

2020-2021 елларда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шәһәр территориясендә 18 янгын, узган елның шул ук чорында 13 янгын теркәлгән, аларда өч кеше һәлак булган.
Декабрь һәм гыйнвар көннәрендә янгыннарның төп саны (12 очрак - 66,7%) торак секторга туры килә. Янгын чыгуның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында торак секторда янгыннарны һәм аларда кешеләр үлемен кисәтү максатыннан профилактик төркемнәр эше планлаштырыла, аларның эшчәнлеге халыкка көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлатуга юнәләдереләчәк.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, 2016 елдан башлап социаль якланмаган гражданнар һәм күп балалы гаиләләр йортларында һәм фатирларында автоном янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырыла. Биш ел эчендә республиканың 100дән артык кешесе шундый җайланма сиренасы ярдәмендә исән калды. Бары 2021 елда гына да шәһәрнең шундый гаиләләренә 6000нән артык датчик (1966 гаиләдә 6641 датчик) урнаштырылган, муниципаль берәмлек һәм идарәче компанияләр хисабына 1046 гаиләдә 3165 датчик урнаштырылган. Бу эш дәвам итәчәк», - дип билгеләп үтте Алмаз Мифтахетдинов. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел