Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар йортларында мәет исе сизеп коткаручылар чакырталар

Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.

Чаллыда 30/09 йортында  яшәүчеләр:  “Йортыбыздагы бер фатирдан начар ис килә”, - дип узган шимбәдә коткаручылар чакырта.  Урынга  гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килә. Алар, хактан да, фатир эчендә 70 яшьлек чаллылы мәетенә тап булалар. Якынча фаразлар буенча ул үз үлеменә белән вафат булган. Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.

Шул ук көнне коткаручылар хезмәте тагын бер шәһәрдәшебезгә кирәк була. ГЭС бистәсенең 10/59 йортында 83 яшьлек пенсионер үз фатирында эчтән бикләнеп кала. Әнисе телефон шалтыратуларына, ишек шакуга җавап бирмәгәч кызы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен чакырта. Алар, шулай ук, махсус җ иһазлар белән ишекне ачып фатирга үтәләр. Бу юлы, бәхеткә, пенсионер исән була. Аны тиз арада ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшыралар.

фото:http://almetievsk-ru.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев