Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны «Фенологик экскурсия» конкурсында катнашырга чакыралар

2018 елның 31 июленә кадәр һәр теләгән кеше «Фенологик экскурсия»дә катнаша ала. Катнашучыларга янәшәдәге мохит белән танышырга, үсемлекләрнең һәм хайваннарның төрләрен билгеләргә, шуннан соң күзәтүләр ноктасын күрсәтеп экскурсиянең карта-схема маршрутын төзергә тәкъдим ителә.

Сайлап алынган җирлекне тасвирлау өчен төрле белешмә материаллар кулланылырга мөмкин: әдәби әсәрдән аерым өзекләр, күзәтү объектларының фотосурәтләре, хайваннар тавышы белән аудиоязмалар һәм башкалар. Тәкъдим ителәчәк экскурсиянең вакыт озынлыгы 1 сәгатьтән артмаска тиеш.

Эшләрне бәяләгәндә аның актуальлелегенә, иҗади яктан якын килүгә, экскурсия барышында интерактив материаллардан файдалануга игътибар бирелә. Маршрутны тасвирлаганда күрсәтү билгеләрен – 1500дән артыкны кулланырга ярамый. Фотолар булу мөһим.

Катнашу өчен проектың сайтында https://eco.drofa-ventana.ru/personal/ теркәлергә, Конкурста катнашу буенча гариза бирергә, оештыручыларның социаль челтәрдәге берәр төркеменә (fb, vk, ok) кушылырга  һәм репост ясарга кирәк.  Нәтиҗәләр август аенда ясалачак.

http://nabchelny.ru/news/32841

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев