Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 65нче комплексында балалар мәйданчыкларын яңарталар - ФОТОЛАР

Тиздән әлеге урыннарда спорт белән шөгелләнүчеләр дә күнегүләр ясарга килә алачак.

Чаллының 65/13а һәм 65/13б йорты каршындагы, шулай ук 65/19, 65/06 йорты мәйданчыкларында яңа элементлар урнаштыру бара. Тиздән әлеге урыннарда спорт белән шөгелләнүчеләр дә күнегүләр ясарга килә алачак.

“Моннан тыш, узган ел ачылган "Яшьлек" скверында эскәмияләр, чәчәкләр өчен вазон да урнаштырдык. Бу эш конкурста катнашып откан акча хисабына башкарылды. Планда скверны сәхнәле итү, шушында бәйрәмнәребезне дә үткәрү нияте бар. Скверда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус җайланмалар да урын алды. Атна башында куелган вазоннарга чәчәкләр утырттык. 65/21 йорты каршында урнашкан әлеге скверны үзебез чистартып, үләннәрен чабып торабыз. Ял итүчеләр дә хезмәтебезне аяк астына салып таптамасын иде дигән теләктә калам, - ди 65 нче комплексның ТОС җитәкчесе Гөлнара Тюрина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы