Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе JCI аккредитация статусын раслады

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе өченче тапкыр JCI аккредитация статусын раслады, өстәвенә, медицина оешмасы – стандартларның җиденче версиясе буенча аккредитация узган Россиядә беренче клиника.

JCI – ул стандартлар җыентыгы, алар буенча медицина оешмаларында күрсәтелә торган медицина ярдәме сыйфатын бәялиләр. Һәр медицина оешмасын бәяләү 1000нән артык үлчәү элементлары буенча башкарыла.
Серия стандартлары АКШта1995 елда Joint Commission International (JCI) компаниясе тарафыннан эшләнелә башланган. Учреждениене бәяләүнең төп параметрлары: күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфаты һәм аның тотрыклылыгы, аларның пациентлар һәм учреждение персоналы өчен куркынычсызлыгы, компания өчен сыйфат өстендә даими режимда эшләү.
Аккредитация программалары даими рәвештә яңартылып тора һәм халыкара экспертларның махсус эшче төркеме тарафыннан яңадан карала һәм бүгенге көндә 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән җиденче басма бар инде.
2021 елның декабренә алынган мәгълүматларга караганда, бөтен дөньяда барлыгы 938 клиника JCI аккредитациясе статусына ия. Шуларның бишесе генә Россиядә. Дүртесе шәхси клиника һәм Россия башкаласында урнашкан, һәм бары тик берсе генә дәүләт клиникасы – Татарстан Республикасыннан Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе. 

 

http://nabchelny.ru/     Фото: Яндекс.Дзен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек