Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Автомобильләр заводында кабиналарны роботлар ташый

Алар заводның автомобильләр җыю конвейерын кабиналар белән тәэмин итә.

«КАМАЗ» ГАҖнең Автомобильләр заводында ике робот-погрузчик эшли башлады. Алар заводның автомобильләр җыю конвейерын кабиналар белән тәэмин итә. Бу функцияне роботларга тапшыргач, склад зонасын үзгәрткәннәр, техника һәм хезмәткәрләр санын киметкәннәр. Гадәти погрузчиклар төп конвейрга кермичә, кечкенә генә зоналарда эшлиләр. «Роботларның тизлеге конвейр тизлегенә туры килә. Конвейрда каркаска урын бушагач, робот икенчесен кирәк вакытка төгәл китерә. Бу вакытта складтагы погрузчик каркасларны машинадан төшерә, тиешле урынга куя, кыскасы товарны саклау зонасында эшли. Шулай итеп без кбина каркасларын складтан конвейрга китерүче машина йөртүченең  функцияләрен бүлдек», – ди логистика үзәге проектлары белән идарә итү буенча департамент директоры урынбасары Дмитрий Агеев.
Роботларныэ эше кеше идарә итә торган погузчиклардан аерылмый. Бу стандарт техника RoboCV компаниясе хезмәткәрләре тарафыннан заманчалаштырылган гына. Әлеге компания хезмәткәрләре шулай ук мониторинг картасы, роботның маршрутын эшләгәннәр. Нәтиҗәдә каркаслар элекеге кебек һавадан түгел, идәннән китерелә.

Мониторинг картасыннан кайсы роботның кайда икәнлеген күзәтеп, оператив мәгълүматлар алып була.

Зөлфия ГАЛИМ.

Фото автогиганттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз килешү проект предприятие робот