Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Рябинушка бистәсендә чыккан янгынның сәбәпләрен прокуратура ачыклый

Янгын йортларның берсендә мичнең төзек булмавы нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Чаллының Рябинушка бистәсендә чыккан янгынның сәбәпләрен прокуратура ачыклый. Бу хакта  ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Күзәтү ведомствосы, белгечләр белән берлектә, әлеге фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклаячак һәм тиешле чаралар күрәчәк», - дип искәртте Галиев.

«Татар-информ» агентлыгы кичә кичке җиделәр тирәсендә Рябинушка бистәсендә янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде инде. Ялкын телләре өч йортны, шулай ук алты участоктагы каралтыларны ялмап алган. Янгынның гомуми мәйданы 396 квадрат метр тәшкил иткән. 

Алдарак Яр Чаллыда чыккан янгында 16 яшьлек яшүсмер зыян күргән дип хәбәр иткән идек. Яну продуктлары белән агуланган малайны хастаханәгә озатканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X