Яңалыклар тасмасы

Чаллының яшь биючеләре III дәрәҗәдәге лауреат булдылар

Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укучылары, «Щелкунчик» бию ансамбле коллективы Ульяновск шәһәрендә узган «Җәй ритмнары» III нче Халыкара төрле жанрдагы фестиваль-конкурсында чыгыш ясады.

Ансамбль Ильмира Хәмәдуллина җитәкчелегендә шөгыльләнә. Халык-сәхнә биюләре укытучысы - атказанган мәдәният хезмәткәре Ләйсән Шәязданова. Бәйге нәтиҗәләре буенча чаллылылар III дәрәҗәдәге лауреат дипломына һәм кубокка лаек булдылар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев