Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәчәкле, димәк, культуралы

Җәйге матурлыкка тагын да ямь өстәп, төрле чәчәкләр үстереп, предприятие яннарында гүзәллек дөньясы булдыручы кешеләр шәһәребездә шактый. “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте тирәсеннән үтүчеләр бина алдындагы күз явын алырлык матур чәчәк түтәлләрен күреп сокланмый калмыйлар. Бу матурлыкны компаниянең агрономы Әлфия Әхмәтҗанова тудыра.

“Безнең генераль директорыбыз Рафаэль Юнысов матурлыкны, тәртип, пөхтәлекне ярата. Шуңа күрә чәчәк үстерүгә һәрьяклап ярдәм итә. Гүзәллек яратучы хезмәткәрләр дә, безгә килүчеләр дә төрле формадагы түтәлләребезне күреп сөенә. Җитәкчебезгә ярдәме, безгә хезмәтебез өчен рәхмәт әйтеп китә”, - ди Әлфия ханым.
Әлфия Әхмәтҗанова – чәчәкләр үстерергә бик ярата торган кеше. Ул үзен чәчәкләр үстерүгә багышлаган дисәм дә ялгыш булмас. Әлфия ханым легендар җитәкчеләр Равил Низаметдинов һәм Рафаэль Юнысов белән эшләвенә горурланып яши. Ул Уфа аграр институтын тәмамлаганнан соң озак еллар “Весенний” совхозында агроном булып эшләгән. Аннары “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыятенә күчкән. 12 ел инде ул биредә матурлык тудыра, хезмәте белән кешеләрнең күңелен, күзләрен ял иттерә. Биредә чәчәк түтәлләренең барысы да чиста, бер чүп үләне, саргайган яфрак күрмәссең. 32 градус эсселектә дә барлык чәчәкләр дә горур рәвештә, кешеләрне каршы ала, озатып кала.  Биредән кәефең булмаса да, шатланып, ләззәтләнеп кайтып китәсең. 

– Чәчәк үстерү – көндәлек катлаулы хезмәт. Әмма мин зарланмыйм, чөнки чәчәкләрне дә, хезмәтемне дә бик яратам. Төп офистан тыш, 60тан артык кибет һәм Сидоровкадагы завод өчен дә чәчәкләр үстереп бирәм. Аларны андагы кешеләр үзләре үстерә. Ә мондагы чәчәклекләрне тәртиптә тотарга миңа Бахромҗан  Додобаев белән Ольга Кондрашечкина булыша. Мин ел саен башта түтәлләрнең дизайнын әзерлим. Аннары шуңа туры килерлек чәчәкләр утыртабыз. 10 меңнән артык төрле сорттагы, төрле төстәге чәчәк бар. Алар чиратлашып чәчәк аталар. Сальвия, петуния, гацания, лобелия... Ассортимент киң, төрле төстәге петунияләребез көзгә кадәр ямь биреп тора. Декоратив кәбестә дә ноябрьгә кадәр территориябезне бизи, – ди Әлфия Әхмәтовна. 
Без аңардан чәчәкләрне үстерү серләрен дә белештек.  Мондый матурлык булсын өчен ул башта яхшы сортлы орлыктан үсентеләр үстерә. Орлыкларны Мәскәү яныннан, хәтта Голландиядән дә җибәрәләр, ди.  Аларны Санкт-Петербург яныннан кайтарткан торфлы җиргә утырта. “Температура режимын сакларга кирәк. Башта җылылык 22-23 градус булырга тиеш. Беренче яфрак чыккач, җылылыкны 24-25 градуска да җиткерергә була. Икенче яфрактан соң үсентеләремне ашлама белән тукландыра башлыйм, суны пульвиризатор белән генә сибәм. Яз көне мин өйгә кайтмыйча көне-төне шунда эшлим, чөнки суны вакытында сибәргә, ашламалар белән дә вакытында  тукландырырга кирәк. Июль-августта чәчәкләрем ныгыгач кына эшем җиңеләя”, – ди язмам герое. Көз көне “Туган як” агрофирмасыннан тирес кайтартып, җирне ашлыйлар икән.
“Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте теплицаларында арбузлар да өлегереп килә инде. 
Әлфия ханым чәчәкләрне балаларын караган кебек кадерләп, яратып тәрбияли. Аның җылы карашыннан чәчәкләргә мәхәббәте сизелеп тора. Балалары да үзе кебек матурлыкка гашыйк икән. Улы да, кызы да дизайнерлар. Әлфия ханым үзе дә Санкт-Петербургта дизайнерлар курсын тәмамлаган. Кызы Ландыш анимация рәсеме белән шөгыльләнә. Улы Ренат Петербургта зур компаниядә программист булып эшли. 
Әлфия ханым шәһәрне яшелләндерү бәйгеләрендә дә актив катнашып, предприятие  данын яклаган. “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыятенең чәчәклекләре әлеге бәйгеләрдә беренче, икенче урыннар яулаган. Соңгы елларда аларны бәйгеләрдә катнаштырмый башлаганнар, чөнки бәйге шартлары буенча анда ел саен җиңәргә ярамый икән... 
Ләкин биредә, моңа борчылмыйлар: Рафаэль Юнысов җитәкчелегендәге “Чаллы икмәге” тырышы коллектив халыкны тәмле ризыклар белән сыйлау һәм кешеләрне матур чәчәклекләр белән сөендерү өчен армый-талмый эшли.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык