«Бу – ватанны саклаучыларның кыюлыгы, батырлыгына бездән бүләк, – ди «38нче бистә» территориаль иҗтимагый советы җитәкчесе Федия Минхаҗиева.
«38нче бистә» территориаль иҗтимагый советы, «ЖилЭнергоСервис» җаваплылыгы чикләнгән оешманың «Народная» идарә итү компаниясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарына үзенчәлекле бүләк ясады.
– «Народная» идарә итү компаниясе 38нче бистәдә яшәүчеләргә даими ярдәм итә. Шушы көннәрдә без идарә итү комапниясе директоры Ринат Хаджаев һәм биредә яшәүчеләр белән бергә яңа шәһәрнең 38/05 йорты ишегалдына «Җиңү йолдызы» дип исемләнгән чәчәк түтәле ясап куйдык. Бу – ватанны саклаучыларның кыюлыгы, батырлыгына бездән бүләк, – ди «38нче бистә» территориаль иҗтимагый советы җитәкчесе Федия Минхаҗиева. – Чал чәчле ветераннарның тәрәзәдән безнең матурлык тудыруны карап торулары ирексездән күз яшьләребезне чыгарды. Безнең бистәдәге 10 ветеранның бишесе 38/05 йортында яши. Чәчәкләрдән эшләнгән түтәл аларның батырлыгына хөрмәт билгесе. Ул – аларның батырлыгы барәбәренә яулап алынган бүгенге аяз күкле, тыныч, матур тормышның символы да.
Чәчәк түтәле янына 6 зәңгәр чырыш һәм туя агачлары да утыртканнар.
Йолдызны подряд оешмалары ясаган. 22 июнь, хәтер көнендә, биредә Бөек Ватан сугышыннан туган якларына әйләнеп кайтмаган солдатлар хөрмәтенә митинг узачак.
Нет комментариев