Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чемпионатта Россия җыелмасы матчлары көннәрен ял көне дип игълан итәргә мөмкиннәр

Дәүләт Думасы вице-спикеры, Россия футбол союзы башкарма комитеты әгъзасы Игорь Лебедев Чемпионатта Россия җыелмасы матчлары көннәрен ял көне итәргә дигән тәкъдим белән чыкты.

«Футбол буенча Дөнья чемпионаты – әлеге зур вакыйга спорт ягыннан гына түгел, сәяси яктан да әһәмиятле. Ул Россиядә беренче тапкыр уздырыла. Дәүләт Думасының хезмәт буенча комитетына Россия җыелмасы уйнаган көннәрне ял көне итү мәсъәләсен карарга дип мөрәҗәгать итәбез», — дип язып куйган Лебедев Твиттерда.

Россия җыелмасы 14 июнь көнне — Согуд Гарәбстаны, 19 июньдә — Мисыр, 25 июнь көнне Уругвай командалары белән уйнаячак.

 

 

Чыганак: https://kazanfirst.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев