Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чит ил гражданнарына – үзәк

Чаллыда Татарстан Эчке эшләр идарәсенең чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәге ачылды.

Әлеге үзәктә суд карары нигезендә Россия  Федерациясеннән депортацияләнергә тиешле гражданнарны урнаштырачаклар.  Рәсми чарада шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте белән багланышларны координацияләү буенча Баш идарәсе башлыгы Юрий Валяев, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

Әлеге бинаны төзү һәм тәртиптә тотуны республика бюджеты финанслады. Әлеге максатлар өчен 424 млн сум (424 млн 717 мең сум) акча бүленде. Монда үзәк, суд хөкеме нигезендә илдән чыгарылуны көтеп торучы 270 кешегә исәпләнгән. Үзәк үз эченә ике блокны ала: административ бина һәм медицина блогы булган торак корпусы. Аның үзенчәлеге шунда - биредә барлык Европа нормалары үтәлгән, гаиләләр өчен бүлмә, физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсус бүлмәләр бар. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым бүлмәләр каралган. Үзәктә  урнаштырылган чил ил гражданнары көнгә өч тапкыр ашатылачак. Биредә кирәкле хезмәткәрләр тупланган. Чараның тантаналы өлешендә Наил Мәһдиевне “Россия Эчке эшләр министрлыгына ярдәм күрсәткәне өчен” билгесе белән бүләкләделәр. “Татарстан Республикасы инвестиция җәлеп итә торган төбәк булып тора. Законнарда ил территориясендә булган чит ил гражданнарына карата катгый  таләпләр куелган. Депортацияләнүне көтүче мигрантларга тиешле шартлар тудырылырга тиеш. Алар арасында җинаятьчеләрдән тыш, миграция кануннарын бозган авыр хәлдә калучылар да булырга мөмкин. Бу -  илебездәге дөнья таләпләренә тулысынча туры килүче бердәнбер үзәк. Ул футбол буенча дөнья Чемпионатын исәпкә алып, кыска вакыт аралыгында Республика бюджеты акчаларына төзелде. Документ буенча 18 ай куелса да, без аны 6 ай эчендә файдалануга тапшырдык.  Мин, хакиме буларак, бу бинаның төзелешенә ярдәм күрсәтүне үземнең бурычым дип санадым”,  – диде Наил Мәһдиев.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X