Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чулпан Мөслихова: "Язын тәлинкәләрегез салават күпере төсле булсын!" + язгы салат рецепты

Чулпан Мөслихова – нутрициолог, диетолог. Ул Татарстан буенча 4 ел дәвамында ябыгу марафоннары оештыра, махсус проектлар авторы булып тора. «Язга чыкканда рационга аеруча игътибар кирәк», - ди ул. Белгеч киңәшләренә колак салыйк.

Яз якынлашкан саен, кешеләрдә арыганлык хисе арта. Иртән торганда ук арып уянучылар саны күбәя. Бу авитаминоз белән дә бәйле була ала. Җәй, көз айларында ризыклардан җыелган витаминнар запасы бетә башлый. Көн озынаю да организмга стресс бирә. Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе, шуңа да ашауга игътибар бирергә кирәк.

Рационга С, В витаминына бай ризыклар кертергә киңәш итәм. Тозлы кәбестә, киви, төрле цитруслар энергияне арттыра. Алар аскорбин кислотасына бай. Тозлы кәбестә – андиоксидантлар чыганагы. Менюга сыйфатлы аксым – балык, тавык, күркә итен кертергә кирәк. Кызыл итне киметү зарур. Организмга файдалы майлар да кирәк. Балык ризыклары омега-3кә бай.  Авокадо, чикләвекләр дә ешрак кулланылса яхшырак. Яшелчәләр, җиләк-җимеш күләмен дә арттыру сорала. Мин тәлинкәләрегез салават күпере кебек булсын дияргә яратам, димәк витаминнар да күбрәк керә. Редис, шпинат, кәбестә, кишер, киви, апельсин, мандарин, яшел алма – болар кыйммәт тә түгел, һәр кибеттә бар, файдалы да. 

Әлбәттә, кыштан уянып чыккач, Д витамины да җитми. Шул витамин кергән продуктларга да өстенлек бирергә кирәк. Өстәмә рәвештә эчсәң дә, әйбәт. Туйганчы йоклап, саф һавада күбрәк йөрсәк тә, организмыбыз рәхмәт әйтер. 

Чулпан Мөслиховадан  язгы салат рецепты:

Рецепт бик гади: кишер, алма, чикләвек, зәйтун маен салып болгатасың. Тәмлерәк булсын өчен бераз апельсин яки мандарин саласың, суын сыксаң да ярый. Кишер май белән генә үзләштерелә – шуны онытмагыз. Бу салатны марафоннарда катнашучылар яратып ясый. 

Гүзәл Шиһапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар