Чикләүләр бетерелде
Яңалыклар тасмасы

Чикләүләр бетерелде

Битлекләрне салыр вакыт җитте.

Татарстанда ковид, грипп һәм кискен респиратур чирләргә каршы профилактика максатыннан кертелгән чикләүләр тәмамланды. «Агымдагы елның мартыннан вируслы авырулар белән чирләү кими башлады.  Бу күрсәткеч 12нче атнада – 41%ка кадәр, 13 атнада 45% тәшкил итте. Шуңа күрә сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау учреждениеләрендә чикләү чаралары бетерелде», – дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте. 

Башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова әйтүенчә, шәһәр хакимиятендә дә битлек режимы бетерелде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек ковид

Нет комментариев