Казанда булган.
Казандагы тамаша вакытында бер цирк артисты белән күңелсез хәл килеп чыккан. Вакыйга «Одержимые» экстрим-шоу вакытында булган. Трюклар күрсәтүче велосипед белән сикергәннән соң идәнгә җайсыз төшеп, башы белән манежга бәрелгән һәм аңын югалткан.
Циркның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, артистны манеждан носилкада алып киткәннәр. Аннары дежур шәфкать туташы аны аңына китергән. Бәхеткә, ир-ат бернинди җәрәхәтләр дә алмаган, тиз генә ушына килгән һәм аягына баскан. Шуңа да карамастан, аны тикшерү уздыру өчен хастаханәгә илтү карары кабул ителгән.
Нет комментариев