Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

COVID-19дан савыкканнан соң иммунитет еллар буена саклана!

Моңа кадәр, коронавирус белән авырып савыккан кешеләрнең иң күбе ярты елга гына җитәрлек иммунитеты барлыкка килә, дип язсалар, галимнәр моның дөрес булмавын дәлилләгән.

Моңа кадәр, коронавирус белән авырып савыккан кешеләрнең иң күбе ярты елга гына җитәрлек иммунитеты барлыкка килә, дип язсалар, Америка галимнәре моның дөрес булмавын дәлилләгән. Алар, бу җәһәттән махсус тикшеренүләр оештырганнан соң, коронавирус авыруын үткәргән кешенең әлеге чиргә каршы тору сәләте еллар буена саклана, дип белдергән.

Әлеге тикшеренүләр нәтиҗәсе "Nature Medicine" фәнни журналында басылып чыккан да инде.

Ковид белән авырып савыккан пациентларның организмында озайлы иммунитет барлыкка килә, ди галимнәр. Бу иммунитет аның канындагы антитәнчекләр беткәч тә саклана.

Тикшеренүләр Американың Ла-Хойи иммунология институтында оештырылган. Анда катнашучылар арасында 19-81 яшьтәге кешеләр булган. Алар барысы да ковид үткәргән. Пациентларның күбесенең организмында коронавируска озак еллар каршы торырлык күләмдә иммун күзәнәкләр булуы ачыкланган.

Алар икенчегә ковид белән авырмаячак, ди белгечләр

Чыганак: Кызыл Таң 

Фото ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев