Казанның “Ак Барс” командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов лимфобласт лейкоз белән авыручы Аделина Абдуллинага ярдәм акциясе башлап җибәрде
Бу хакта ул үзенең дусларына WhatsAppта хәбәр итте.
Данис Зарипов болай дип язган: “Кадерле дуслар. Минем кечкенә, әмма мөһим үтенечем бар. Нәни кызга тиз арада ярдәм кирәк. 8 октябрьгә кадәр 18 миллион сум акча җыярга кирәк. Әти-әнисе теләсә нинди суммага шат булачак. Ул алар өчен бик мөһим!”
Шунысын да искәртик, Алинә Абдуллинаның авыру тарихы язылган аккаунты киң җәмәгатьчелеккә билгеле кешеләрдән тагын бер танылган шәхес — Ксения Бородинаның да үз аккаунтына язылучыларны ярдәм итәргә чакыруы турында хәбәр басуы турында яза.
Аделинага ярдәм итү өчен реквизитлар:
Сбербанк 4276 6200 4512 9644 (тел. 89274293668 — номерга бәйләнгән) Абдуллин Азат Робертович (баланың әтисе)
Сбербанк 4276 6200 3456 4348 (тел. 89510692168 — номерга бәйләнгән) Абдуллина Алина Даутовна (баланың әнисе)
АК БАРС Банк 2200 5301 3163 9759 (тел. 89510692168 — номерга бәйләнгән) Абдуллина Алина Даутовна (баланың әнисе)
PAYPAL: azattat41@gmail.com Абдуллин Азат Робертович баланың әтисе) КИВИ кошелек: 89510692168
Нет комментариев