Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ДЦП диагнозлы Чаллы рәссамы Ренат Мусин үтенеч белән чыкты

«Мин чиксез рәхмәтле булыр идем», - ди ул.

Тумыштан ДЦП белән интегүче шәһәрдәшебез Ренат Мусин ярдәм итәрлек дуслар эзли. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать белән чыкты.  

«Кул-аякларым параличланган. Шуңа да карамастан мин актив, тулы тормыш белән яшим. 5 ел элек шәһәр буйлап йөрер өчен электр коляскасы сатып алдым. Әти-әнием 80не вакладылар. Мине урамга алып чыгарга аларның инде көчләре җитми. Ә урамга шулхәтле чыгасым килә. Без 41 комплекста яшибез. Хөрмәтле дусларым, сезгә мөрәҗәгать итәм. Бәлки арагыздан мине сәгать 4тән соң урамга алып чыгып йөртергә теләүчеләр булыр?!  Мин чиксез рәхмәтле булыр идем», –дигән.

Искәртергә кирәк, Ренат Мусин - искиткеч талант иясе. Ул пумаланы башына эләктереп (элегрәк тешенә кысып), матур картиналар ясый. Бүгенге көндә 100дән артык эше бар. Берсен хәтта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка бүләк иткән.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев