Шəhри Чаллы

Депутатлар россиялеләргә никах теркәлү көнен һәм вакытын сайларга рөхсәт бирде

Россиялеләргә никах теркәлү көнен һәм вакытын үзләренә сайларга рөхсәт иттеләр. Әлеге карар Дәүләт Думасы утырышында өченче укылышта кабул ителде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Язылышу көнен ЗАГСта гына түгел, Интернет аша Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында да билгеләргә мөмкин. Язылышу вакытын билгеләү бер айдан да иртәрәк һәм бер елдан да соңрак булырга тиеш түгел.

Моңа кадәр ЗАГСка гариза биргәннән соң нәкъ бер ай узгач язылышырга мөмкин иде.

http://maydan.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: