Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутатлар уртак утырыш үткәрде

Биш комиссия утырышы онлайн-форматта узды, аны шәһәр мэры Наил Мәһдиев алып барды. Көн тәртибендә 16 сорау каралды.

Фикер алышыр алдыннан, мэр вакцинацияләүнең мөһимлеге турында искәртте. «Бүген теләсә кайсы гражданны түләүсез вакцина белән тәэмин итү өчен дәүләт тарафыннан барлык чаралар да каралган. Кешеләргә прививка ясауның мөһимлеген аңлатырга кирәк, безнең очракта моның турында сөйләргә кирәк», - диде һәм сүзне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюковага бирде.
Ул хәбәр иткәнчә, республикадан өстәмә акча керү сәбәпле, шәһәр бюджетының элек расланган параметрларына үзгәрешләр кертергә кирәк. Республика бюджетыннан 400 мең сум «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреаты дип танылган «Веснянка» халык фольклор ансамбленә юнәлтелә. «Безнең яңа укытучы» конкурсында җиңүче дип табылган муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә грант түләүгә 2 млн.сумнан артык акча, ә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын түләүгә 500 мең сум бүлеп бирү планлаштырыла. Муниципалитет алдында торган бу һәм башка бурычларны хәл итүгә республика бюджетыннан 126 млн. сум акча кергән.  
«Шулай итеп, карар проекты белән шәһәр бюджетының түбәндәге параметрларын расларга тәкъдим ителә: шәһәр бюджеты керемнәре - 11 млрд 306 млн 570 мең сум; шәһәр бюджеты чыгымнары - 11 млрд 878 млн 968 мең сум; шәһәр бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары - 572 398,21 мең сум. Керемнәр һәм чыгымнар арасындагы аерма 572 млн 398 мең сум күләмендә 01.01.2021гә калган акчалар һәм республика бюджетыннан шәһәр бюджетына кайтарылган акчалар хисабына каплана. Шәһәр Уставы нигезендә карар проектын Шәһәр Советының чираттагы утырышына чыгаруыгызны сорыйм», - диде Светлана Мулюкова.  
Наил Мәһдиев үз чиратында хәбәр иткәнчә, республика президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча мәктәпләрнең террорчылыкка каршы иминлеген ныгытуга 20 млн сумнан артык акча кергән. «Без республика белән бу мәсьәләләрне хәл итәбез. Шәһәр бюджетының өстәмә керемнәреннән 200 миллионнан артык акча мәгариф учреждениеләрен хәбәр итү һәм видеокүзәтү системалары белән җиһазландыруга, шулай ук аларның территорияләрендә коймалар тотарга юнәлдерелгән. Әлбәттә, мәктәптән ныгытма ясап булмый, әмма теләсә кем керә алырга да тиеш түгел», - дип ассызыклады ул.
Депутатлар көн тәртибендәге тагын 15 мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Алар арасында төрле өлкәләрдә Муниципаль контроль турындагы биш нигезләмәне раслау, муниципаль хокукый актларны федераль һәм республика законнарына туры китерү. Алар барысы да 27 октябрьдә узачак Шәһәр Советының IX утырышында каралачак.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш