Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнвәр Нургалиев: «Дианабыз үлемендә гаепләнүче күрсәтмәләреннән баш тарта»

Бу хакта җырчы үзе хәбәр итте.

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев апасының кызы Диана Сәфәрованың фаҗигале төстә үлеменнән соң, туганының балаларына даими ярдәм итә. 

Шушы көннәрдә ул күчтәнәчләр, бүләкләр алып Аиша, Сәид, Сәлман янына барды. 

"Аллаһка шөкер, балалар үсәләр. Апамнар да исән-саулар. Язылучыларым, тамашачыларым сезгә рәхмәт, барлык күчтәнәч, сәдакаларыгызны тапшырдым", - ди ул. 

Әнвәр Нургалиев Диананың юл-транспорт һәлакәтендә үлеме буенча кузгатылган суд эшенең тәмамланмавын да әйтте. 

"Майда Дианабызның үлеменә бер ел була. Шул вакыт эчендә гаепләнүче 3 адвокат алыштырды. Туганнары, дуслары, үзе балаларның язмышы белән бер тапкыр да кызыксынмады. Ярдәм турында сүз дә юк. 

Иң куркынычы гаепләнүче үзенең күрсәтмәләреннән тулысынча баш тарта. Ул гаепне Дианабызга аудармакчы була", - дип белдерде җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әнвәр Нургалиев үлем-китем Диана Сафарова