Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәүләт Думасы депутаты “Шәһри Чаллы”да

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 март - халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан безнең редакциягә килде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 март - халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан безнең редакциягә килде.

Ул коллективның күпчелеген тәшкил иткән хатын-кыз хезмәткәрләрне котлап, бүләкләр тапшырды.

Бер мандатлы Яр Чаллы округыннан сайланган халык ышанычлысының 30 еллык траихы булган татар басмасы белән кызыксынуы гаҗәп түгел. Быел Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлфия Гомәр кызы телне саклауда, милли традицияләрне яңартуда татар телле  матбугат басмаларының әйдәп баручы ролен югары бәяли.

Халыкның милли үзаңын уяту өчен  журналистларга профессиональ  булырга, зур көч куярга кирәк. Бу  - көндәлек, туктаусыз эш.

Әлфия Когогина шулай ук сәяси эшчәнлеге белән дә уртаклашты.  “Минем үземә бер мандатлы округ депутаты булу бик ошый, чөнки мин сайлаучыларым белән тыгыз элемтә тотам, аларның гозерләрен үтәргә ярдәм итәм”, - диде ул. Депутат ул – халык белән власть арасындагы күпер, аның бурычы -  халык проблемаларын җиткереп, аларны чишү юлларын хәл итүгә ирешү.

Бу уңайдан, Әлфия Когогина Татарстан Дәүләт Думасына сайланган депутатлар арасында иң актив эшчәнлек алып баручыларның берсе.  Шәһәрдәшләребез турыдан-туры аның катнашында  дистәләгән еллар көткән онкодиспансер төзелүгә, берьюлы татар һәм рус театрларына заманча бина булдыру мәсьәләсе хәл ителүен белә. Моның өчен федераль казнадан 3 миллиард сум акча җәлеп ителгән. Боларга юллар төзелеше өчен бирелгән акчалары, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү мисалларын да өстәргә була. 

Редакциябез кунагы дустанә атмосферада безгэ интервью бирде. Узенең дөньяга карашы, гаилә кыйммәтләре белән уртаклашты. Әлфия Когогина белән интервью газетабызның киләсе  саннарында чыгачак.

Резидә ЮСУПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев