Дәүләт Думасында тизлекне 1 км/сәг арттырган өчен автомобильчеләрне штрафка тартырга тәкъдим иттеләр
Әгәр 20 км/сәг дельтаны гамәлдән чыгарып, хәтта 1 км/с га арткан очракта да җәза бирә башласаң, бу юллардагы куркынычсызлык вәзгыятен үзгәртәчәк
Дәүләт Думасының Транспорт һәм төзелеш комитеты әгъзасы Александр Васильев тизлекне сәгатенә бер чакрымга арттырган өчен автомобильчеләрне штрафка тартырга тәкъдим итте.
« "Лихачларны" тоту мөһим. Әмма шуны аңларга кирәк, 1 км/сәг тизлек белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы инде», — дип саный депутат.
«Аңа кагыйдәләр буенча йөрсен өчен хокук (шофер таныклыгы) бирделәр. Әгәр ул моны ЮХИДИ хезмәткәре каршында эшләсә, беркайчан да хокук (шофер таныклыгы) алмаган булыр иде. Гомумән алганда, бу мәсьәлә, әлбәттә инде, безнең җәмгыятьнең мәдәнияте, законнар һәм кагыйдәләрнең үтәлеше турында. Әлбәттә,барлык юл-транспорт һәлакәтләрендә иң зур фактор - тизлекне арттыру.
"Әгәр 20 км/сәг дельтаны гамәлдән чыгарып, хәтта 1 км/с га арткан очракта да җәза бирә башласаң, бу юллардагы куркынычсызлык вәзгыятен үзгәртәчәк", - дип хәбәр итә Васильев сүзләрен "Мәскәү" агентлыгы.
Депутат фикеренчә, хокук бозучы - зур штрафны оныткан яки түләмәгән кеше түгел, ә көн саен тизлек режимын бозарга мөмкинлек биргән кеше.
Хәзер автомобильчеләрне тизлекне сәгатенә 20 һәм аннан да күбрәк километрга арттырган өчен штраф салалар.
Чыганак: Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев