Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Донбасс балаларына – 10 мең сум

Аны алу өчен балага 1 сентябрьгә 6 яшь тулган булуы һәм аның атап үтелгән төбәкләрдәге мәктәпләргә укырга төшүе кирәк.

Русия Президенты Владимир Путин Донбасс мәктәпләренә укырга баручы балаларга финанс ярдәме күрсәтү турындагы Указга кул куйды.

Аның буенча Луганск һәм Донецк халык республикаларында, шулай ук Русия идарәсе астындагы Запорожье, Харьков, Херсон өлкәләре биләмәләрендәге 6 – 18 яшьлек балаларның һәркайсы өчен аларның ата-аналарына 10 мең сумлык финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Әлеге акча ата-аналарның берсенә генә бирелә. Аны алу өчен балага 1 сентябрьгә 6 яшь тулган булуы һәм аның атап үтелгән төбәкләрдәге мәктәпләргә укырга төшүе кирәк.

Бу мондый ярдәмнәрнең беренчесе генә түгел. 29 июньдә, мәсәлән, Харьков өлкәсендә яшәүчеләргә 10 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү өчен 200 миллион сум акча сарыф ителүе турында хәбәр ителгән иде. Донбасста һәм Русия контролендәге территорияләрдә яшәүче ветераннарга да Җиңү көне уңаеннан Президент 10 мең сум күләмендә бүләк ясады. Бу хактагы Указ 30 апрельдә кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация