Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Донецкида яшәүчеләргә – җылы оекбашлар - ФОТОЛАР

«Җырладым, биедем, йөгердем, йөздем – ни әйтсәләр шуны эшләдем», – дип үзе белән таныштыра әңгәмәдәшем. Мавыгулары исемлегендә армрестлинг, дартс, шашка да бар. Нәфидә Вәгыйзь кызы Белобородова 30 елдан артык Чаллының Үзәк районында инвалидлар оешмасын җитәкләгән.

Язмыш тарафыннан кыерсытылган шәһәрдәшләребезнең тормышына ямь кертер өчен күпсанлы ярышлар, концертлар, очрашулар оештырган.
Бүген дә, 82 яшьтә булуына карамастан, оешма эшендә актив катнаша. Күптән түгел мөмкинлеге чикле шәһәрдәшләребезгә кушылып, Донецкида яшәүчеләргә үз куллары белән бәйләнгән оекбашлар, китаплар җыеп җибәргән.

«Ярдәм итәргә кирәк. Башкача ничек яшисең инде, ничек битараф каласың? Мин шундый булып туганмындыр  – тиктормас, барысына да өлгерәм. Пермь шәһәрендә туганмын. Әтием Вәгыйзь, әнием Наҗия дә эш яраткан, апам белән мине дә өлгер булырга өйрәттеләр. 1977 елда Камаз төзелешенә килдем, пресс-рам заводында егерме елга якын хезмәт куйдым. Җаваплы, ярдәмчел булганым өчен яраталар иде үземне. Эштән соң балалар карадым, хорда җырладым, гаиләбез белән бакчада казындык, хәзер исем китә – вакыт тапканбыз бит! Мактаулы донор дигән исемем дә бар», – дип сөйли Нәфидә апа. 

Соңгы елларда аяклары сызлавы, операциядән соң да элеккечә җиңел йөри алмавы гына борчый аны. Шулай булса да үз карамагындагы инвалидлар мөрәҗәгать итсә, киңәш сораса, кулдан килгәнчә ярдәм итә. Ә буш вакытларында бар тырышлыгын куеп матур оекбашлар, келәмнәр, мунчалалар бәйли. 
ДНР һәм ЛНРда яшәүчеләрне якынлашып килүче кышкы салкыннарда Үзәк районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Роза Вәлиева, Люция Шакирова һәм Фәния Гатауллина бәйләгән оекбаш, бияләйләр дә җылытачак. Физик мөмкинлекләре чикле булса да, йөрәк җылысын юмарт өләшә алар. «Бәйләгән әйберләр аша анда яшәүчеләр безнең кайгыртуыбызны тоярлар», –ди шәһәрдәшләребез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев