Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дуңгыз ите хәрам әммә аны кай очракларда ашарга ярый

“Аллаһ сезгә бары тик үләксә, кан, дуңгыз ите ашауны вә Аллаһтан башка затка багышлап суелган итне хәрам кылды.

Ләкин мәҗбүр хәлдә калса, чамадан тыш булмаганда, аз микъдарда комсызланмыйча ашаса, гөнаһы булмас”. Коръән, 2:173.

Дуңгыз ите – хәрам. Мөселманнарга дуңгыз итен ашау Коръән тарафыннан тыелганын һәркем белә. Ләкин аерым очракларда Аллаһу Тәгалә хәрамны (дуңгыз итен) ашарга рөхсәт итә. Әйтик, кеше үләр дәрәҗәдә ачыкса, мөселман кешесе җан саклар өчен, дуңгыз итен ашый ала, моның гөнаһсы булмас. Мәсәлән, Русия гаскәрендә хезмәт итүче мөселман җегете дуңыз итен ашарга мәҗбүр, юкса, ул ачтан үләчәк. Русия зинданында утырган мөселманга да хәләл ризык пешереп тормыйлар. 
 
 “Кем дә кем ашарына ризык табалмыйча, ачлыктан гаҗиз булса, гөнаһалы булмас дәрәҗәдә (харамны да) ашый ала. Һичшиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә кичерүчедер.”
Коръән, 5 : 3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев