“Дулкын” җәйгә ачыла
Төзекләндерү эшләрен дәвам итү өчен шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сораган иде.
“Дулкын” бассейнында финанслар җитмәү сәбәпле, капиталь ремонт эшләре ел ярымга сузылды. Төзекләндерү эшләрен дәвам итү өчен шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сораган иде. Хәзер “Дулкын”да ремонт эшләре яңартылган, июль аенда аны файдалануга тапшырырга җыеналар.
Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев