Дүрт яшьтәшен үтергән
Яңалыклар тасмасы

Дүрт яшьтәшен үтергән

Коточкыч фаҗига Россиянең бер төбәгендә булган.

Иркутск өлкәсендә туган көн бәйрәм иткән яшьләрнең гомере өзелә. Дүрт яшүсмерне яшьтәшләре пычак белән кадап үтерә. Аннары йортны яндыра, үзе дә шунда үлә.

Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, егетләр Байкальскта «Горный Байкал» бакчачылык ширкәтендәге бер йортта ял иткәннәр. Алар арасында низаг килеп чыккан. Берсе кулына пычак алган һәм яшьтәшләренә ташланган. Дүрт егет шунда ук җан биргән. Тагын дүртесен хастаханәгә алып киткәннәр.

Җинаять  кылынган урында тикшерүчеләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 янгын ут мчс коткару иминлек сак фаҗига үлем-китем тикшерү комитеты

Нет комментариев