ЕГЭ бирүне ВУЗга керүчеләр өчен генә калдырырга мөмкиннәр
Бу мәсьәлә РФ Дәүләт Думасында каралачак.
Августта Дәүләт Думасында 9 һәм 11 сыйныфларда имтихан бирү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. ЕГЭны югары уку йортларына керүче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә калдырырга мөмкиннәр. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Мәктәп аттестатын алу өчен белемнәрне бәяләүнең башка формалары кертелергә мөмкин. Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучыларына ЕГЭ тапшырачак фәннәрне генә түгел, башка предметларны да тырышып өйрәнергә киңәш итте. Берничә елдан аларның да кирәге булырга мөмкин, ди министр.
Быел Чаллыда 71 укучы бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйды. Өч укучы икешәр предметтан югары балларга ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев