Экологлар Чаллы кешесеннән  235 мең сум штраф түләтәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Экологлар Чаллы кешесеннән 235 мең сум штраф түләтәчәкләр

Ул Шилнә елгасы буен чүпләгән.

Чаллы кешесе Шилнә елгасы буенда законсыз чүплек ясаган. Республиканың экология министрлыгы инспекторлары шәһәрнең 68нче микрорайоны тирәсендә чүплек тапканнар. 524,2 кв.метр мәйданны чүпләгән кешегә 235 мең сум штраф салганнар.

Әмма табигатьне пычратучы инспекторлар таләбен түләргә ашыкмаган. Инспекторлар аны судка бирергә мәҗбүр булганнар. 

Суд чүплек ясаучыдан 235 мең сум штраф түләтүһәм чүплекне бетертү  турында карар чыгарган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


штраф агач утырту экология табигать

Нет комментариев