Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ел башыннан административ хокук бозулар турында 10 меңнән артык беркетмә төзелде

Шәһәр административ комиссиясенең агымдагы елның 9 ае буенча эш нәтиҗәләре турында комиссия рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү белән 91 вазыйфаи зат шөгыльләнә.

Эшне гадиләштерү өчен быел җиде «Дозор» программа-аппарат комплексы кертелде, ул төзекләндерү өлкәсендә хокук бозуларны автоматик режимда теркәп бара.
Ел башыннан комиссиянең 111 утырышы үткәрелгән, 10 112 административ хокук бозулар турында беркетмә каралган, шул исәптән 3 328 махсус техник чаралар ярдәмендә ачыкланган хокук бозулар буенча. Юридик затларга карата материаллардан 227 беркетмә, вазыйфаи затларга, физик затларга карата 8 871 беркетмә каралган.


Санкцияләнмәгән сәүдәне чикләүгә дә аерым игътибар бирелгән. Үткәрелгән чаралар кысаларында административ комиссия тарафыннан билгеләнмәгән урыннарда сәүдә иткән өчен 2 827 беркетмә һәм урам сәүдәсен оештырган өчен 1 174 беркетмә каралган.


Ачыкланган бозулар саны буенча өченче урында – шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозу, ул елдан-ел актуаль булып кала бирә. «Төзекләндерү кагыйдәләре 10 елдан артык гамәлдә, әмма территорияне вакытында чистартмау, килешүсез тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кебек бозулар, шулай ук җир эшләрен башкарганда хокук бозулар ешрак ачыклана», - дип ассызыклады спикер.


Айзирә Хәмзина аңлатканча, административ штрафны ике ай эчендә түләмәгән очракта, карарлар мәҗбүри тәртиптә штраф түләтү өчен Россия Суд приставларының федераль хезмәтенең территориаль бүлекләренә җибәрелә. 2021 елның 9 ае барышында Россия Суд приставлары бүлегенә 8 миллион 147 мең сумлык 2 950 карар тапшырылган. Шул ук вакыт эчендә 5 млн 8 мең сумлык 1 703 карар үтәлгән.
Гражданин тарафыннан 60 көн эчендә административ штраф түләмәү яңа административ хокук бозу составын барлыкка китерә һәм түләнмәгән штраф суммасының ике тапкыр күләмендә, йә унбиш тәүлеккә кадәр административ арест рәвешендә яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр рәвешендә административ штраф салу рәвешендә санкция кулланыла ала. Хисап чорында 181 материал рәсмиләштерелгән һәм карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле дүшәмбе