Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә 16 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән
Яңалыклар тасмасы

Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә 16 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән

Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә 16 942 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 8 593е эш эзләүче сыйфатында исәпкә куелган.

Исәпкә алынганнар арасында 58,1% хатын-кызлар, 16-29 яшьтәге яшьләр - 24,2%, үз теләкләре белән һәм хезмәткәрләр инициативасы буенча эштән азат ителгәннәр 45,8% тәшкил итә.
Эшсезлек дәрәҗәсе 0,52% тәшкил итә. Эшсез сыйфатында 1 475 кеше исәптә тора. Бүгенге көндә мәгълүматлар базасында 9 218 вакансия бар.
«Рәсәй эше» кадрлар үзәгендәге иң күп вакансияләр тәкъдим итүче оешмалар: пресс-рама, автомобиль, тимер һәм кою заводлары, двигательләр заводы, КАМАЗ Логистик үзәге, КАМАЗ Генераль дирекциясе, «Домкор Строй»,  автомобиль юллары предприятиеләре, Челны-Бройлер, «Ремдизель», «ЗТЭО», «РИАТ», «Сатурн» һәм башка предприятиеләр урнашкан. Мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре кирәк.

Фото: mtsz.tatarstan.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


работа

Нет комментариев