Электрон сигарет авызында шартлаган
Мәскәү өлкәсенең Химки бистәсендә 13 яшьлек егет электрон тәмәке тартканда җәрәхәтләр алган. Әлеге җайланма малайның авызында шартлаган.
Малайның ирене, бите һәм борыны янган. Моннан тыш, аның уң кул һәм күкрәк читлегенә зыян килә. Малайны шунда ук хастаханәгә илтәләр.
Моннан тыш социаль челтәрләрдә бу фаҗигагә карый видео да чыкты. Аннан күренгәнчә, таныш булмаган ир-ат почта тартмасына электрон сигарет салып куя. Соңыннан исә почта тартмасыннан әлеге җайланманы алып, 13 яшьлек яшүсмер зыян күрә.
Тикшерүчеләр РФ Җинаять Кодексының 238 маддәсенең 2 өлеше буенча («куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган товарлар һәм продукция җитештерү, сату яки хезмәт күрсәтү») җинаять эше кузгаткан. Хәзер исә видеода күренеп киткән кара киемле ир-атны эзлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев