Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей концертларын калдырып Донбасска киткән

Бу хакта ул социаль челтәрендә хәбәр итте.

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) Новосибирск, Барнаул, Кемерово, Красноярск, Томск, Курган һәм башка шәһәрләрдә концертларын икенче елга күчерүен хәбәр иткән иде. Әмма мондый кискен үзгәрешнең сәбәбен аңлатмады. Бары тик "Мин башка урында кирәк" дип кенә белдерде ул. Баксаң, ул Донбасста булган икән. Николаев өлкәсеннән Харьковка кадәр шәһәрләрне үз күзләре белән күреп кайткан. 

- Кеше фикерен генә тыңлыйсым килмәде, үзем барып күрергә теләдем, - ди Элвин Грей.

Бүген көндә хәрби операциядә аның якын дусты да катнаша икән. 

- Дустым турында хәрбиләрдән мактау сүзләре ишеткәч, шулкадәр күңелемә рәхәт булып китте. Мужик! Ул килгәч, барысы да яхшыга үзгәрде диләр. Тыңлаганда бала йоннары кабарды. Горурлык хисе! - дип яза җырчы. 

Искәртеп үтәргә кирәк, Элвин Грей үзенең карьерасын Львов шәһәрендә башлаган икән.

- Тәүге клипларымны шунда төшердем. Анда дусларым бик күп. Украина санкцияләре дә шуның белән бәйле, - ди ул.

Фотолар җырчының шәхси аккаунтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар башкорт эстрадасы