Энергетиклар киләсе җылыту сезонына әзерлекне кыштан ук башладылар
650 погон метрдан артык торба яңартылган инде.
«Татэнерго» АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» компаниясе быел киләсе җылыту сезонына әзерлекне январьдә ук башлады. Энергетиклар 650 погон метрдан артык торба яңартты инде.
– Элек ремонт эшен апрельдә генә башлый идек. Быел кыш җылы булгач февральдә үк эшкә керештек, – ди компания директоры Айрат Зәйнуллин. – Төп эшләр Мәскәү һәм Муса Җәлил проспектындагы участокларда алып барыла.
Зөфәр Мәҗитов җитәкчелегендәге ремонт хезмәте бригадасы яңа шәһәрнең 41/22 йорты янында эшли. Алар графиктан алдан бара, эшләрне апрель башында тәмамларга планлаштыралар.
Быел Чаллыда 19,2 км җылылык челтәрен яңартырга җыеналар. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен 1,2 млрд сум акча тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев