Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республика программасы буенча Чаллыда ничә ишегалды төзекләндереләчәк?

Фәһим Гыйззәтовның һәр иртәсе ишегалдын тикшереп чыгудан башлана. Ул соңгы ун елда үзе яши торган 11/07 йорты буенча җаваплы.

Быел аларның ишегалды республика программасына кертелде.

– Биредә ремонт фатир хуҗалары белән килешенеп, проект буенча алып барыла. Бүгенге көндә юл эшләре тәмамлануга бара: асфальт җәелде, бордюрлар куелды. Хәзер юлларыбыз киң, машина кую урыннары да артты. Яңа эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырдылар, балалар мәйданчыгы ясадылар, – ди Фәгыйм Шәйхуллович.

Ике ел элек йортта капиталь ремонт та үткән. Аның кысаларында фасадны яңарттылар, түбәсен, җылылык торбаларын, подъезд ишекләрен алыштырдылар. 

– Тик подъездга керү юлларын төзекләндерү бернинди проектка да кертелмәде. Йортыбызга 48 ел, 215 фатирда 600 кеше тора. Бу вакыт эчендә юлларның әлеге өлеше бик нык таушалды, яргаланып бетте. Йортны капиталь ремонтлаган вакытта да, «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында да аларны төзекләндермиләр. Пандуслар да юк, – дип зарланды Фәгыйм Гыйззәтов. 

Быел Чаллыда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 119 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк. 
– Бүгенге көндә 52 ишегалдында ремонт эшләре бара, шуларның 29ында әлегә яктыркычларны яңарталар. Дүрт ишегалдында эшләр тулысынча тәмамланды, 19 ишегалдына яңа светодиод яктырткычлар куелды, – диде подрядчы «Автомобиль юллары» муниципаль автоном предприятиесе директоры Марат Анисимов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев