Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәр Илсур Нәбиуллин авыл халкына 1500 данә битлек тараткан

Коронавирус белән бәйле вәзгыять уңаеннан, Башкортстан эшмәкәре Илсур Нәбиуллин Баймак районындагы ике авылга күп тапкыр кулланылышлы 1500 битлек тараткан.

Моның турында аның инстаграм битендә хәбәр ителә.
“Илдә һәм республикада авыр вазгыять. Шул уңайдан халыкка ярдәм максатыннан битлекләр алып, авыл халкына тараттым. Авыр вакыт, бөтен эшмәкәрләрнең дә артык акчасы юктыр, әмма моңа карамастан республика халкына ярдәм итәргә чакырам.

 Кем ничек ярдәм итә ала, мөмкин булганча булышсын иде. Безнең арада ялгыз өлкән кешеләр, аз керемле гаиләләр бар, сәламәтлекләре белән проблема булганнарның да гигиена чараларын барып алырга мөмкинлеге юк. Беркемне дә авыр хәлдә калдырмыйк. Берләшеп һәм бер-беребезгә ярдәм итеп кенә инфекцияне җиңә алабыз”, - дип язган ул эшмәкәр.

 

 

Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев