Белә идегезме?
Мәктәп яшендәге балалары булган эшләүче ата-аналарның һәр өченчесе 1 сентябрьдә ял, отгул яки отпуск алырга ниятли. Шул ук вакытта, ата-аналарның 61 проценты беренче уку көнендә тантаналы чараларда катнашырга җыена. SuperJob сайты үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
1,6 мең респондент арасында үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, эшләүче ата-аналарның 33 проценты 1 сентябрьгә ял, отгул яки отпуск планлаштырган. Әниләр арасында бу вариантны - 36 проценты, әтиләр арасында 31 проценты сайлаган.
Тагын 28 процент ата-ана эштән ярты көнгә сорап китәргә җыена. Шул рәвешле, гомумән алганда 1 сентябрьдә эшләүче ата-аналарның 61 проценты тантаналы чараларда катнашырга ниятли.
Мәктәп яшендәге балалары булган хезмәткәрләргә Белем көнендә компанияләрнең 15 проценты рәсми ял бирә. Тагын 19 процент оешмада хезмәткәрләрне килешү буенча җибәрергә әзерләр.
Эш бирүчеләрнең күпчелегендә – 52 процентында – 1 сентябрьгә бәйле рәвештә хезмәткәрләргә бернинди ташламалар да каралмаган.
Уку елы башында хезмәткәрләрнең балаларына бүләкләр бирү дә сирәк очрый торган күренеш булып кала. Компанияләрнең 3 проценты аларны барлык укучыларга да, ә 12 проценты бары тик беренче сыйныф укучыларына гына тапшыра.
Нет комментариев