Эшмәкәрләрнең кереме арткан
Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.
Республика маркетинг үзәгендә Чаллының товар куючыларының кереме 2023 ел белән чагыштырганда 16,5 процентка артып, 12 млрд 765 млн сум тәшкил итте.
2024 елда Чаллы эшмәкәрләре электрон сәүдәдә актив катнашкан. 721 товар куючы электрон сату җиңүчесе дип табылган, аларның 128 узган елда гына ТРның дәүләт заказы агентлыгы мәйданнарында теркәлгән. Шуңа да карамастан муниципаль контрактны үтәү буенча керем алган.
223-ФЗ мәйданында Чаллының 214 товар сатучысы электрон сәүдәдә җиңеп, 887 контракт төзегән. Нәтиҗәдә 5 млрд 569 млн сум керем алган.
Мэр Наил Мәһдиев Чаллы эшмәкәрләрен муниципаль заказлар буенча электрон аукционнарда актив катнашырга чакырды:
«Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Арзанрак бәягә сыйфатлы ягъни көндәшлеккә сәләтле товарлар тәкъдим итәргә кирәк. Товарны сату өчен җитәкчеләрнең бүлмәләренә йөрергә дә, кәгазь документлар җыярга да кирәкми. Бөтен эшне телефоннан башкарып була. Бөтен нәрсә үтә күренмәле. Җитәкчеләр эшмәкәрләргә көндәшлек шартларында үзләре җитештергән товарны сату мөмкинлекләрен аңлатырга, өйрәтергә, күрсәтергә тиешләр. Муниципаль учреждениеләр кирәк әйберләрне арзан бәягә сатып алып, бюджет акчасын экономиялиләр. Бу акчага җәяүлеләр юллары төзекләндерелә, урамнар яктыртыла һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча башка эшләр башкарыла», – дип искәртте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев