Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эссе һава торышы күпме дәвам итәчәк?

Россиянең гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, эссе һава торышы ай ахырына хәтле дәвам итәчәк, төннәрен температура 20 градус тирәсе булачак - бу шушы вакыт өчен уртача нормадан 4-5 градуска артыграк.

Мондый гадәти булмаган күренеш июльнең – иң җылы айның якын булуы һәм антициклон белән бәйле. Белгечләр Татарстанда июльдә дә эссе һава торышы булыр дип фаразлый. Татарстан гидрометеорология синоптиклары хәбәр итүенчә, 24 июньдә һава температурасы 33 градуска хәтле күтәрелергә мөмкин. Көндез кыска вакытлы яңгырлар явуы, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын.


Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X