Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эссе көннәрдә эш сәгате кыскара

Россиянең хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте бүгенге кебек кызу көннәрдә эш бирүчеләргә эш сәгатьләрен кыскартырга тәкъдим итә.

Бигрәк тә бу эш урыннарында комфортлы уңайлыклары, кондиционерлары булмаган, хезмәте авыр булган категория эш ияләренә кагыла.

“СанПиН таләпләре буенча, офистагы температура 28,5 градустан артса, эш вакыты бер сәгатькә, 29 градустан югары күтәрелсә – ике, 30,5 градустан артып китсә – дүрт сәгатькә кыскартылу киңәш ителә”, дип хәбәр итә Рострудның матбугат хезмәте.

Шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте эш бирүчеләргә хезмәт урыннарында уңайлыклар булдырып, эш вакытында тәнәфесләр ясауны тәкъдим итә, чиста су һәм аптечкада мондый чорда актуаль булган тиешле медикаментларның тәэмин ителешен тикшерергә йөкли.

 

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X